Лаләләр – яз, яшьлек, бәхет-шатлык символлары. 23 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубының чираттагы дәресе үтте. “Лалә – бәхет чәчәге” дип аталган мастер-класста мөмкинлекләре чикләнгән китап укучылар чәчәкле картина ясадылар.