Балтач муниципаль районы башлыгы район Советының XXV утырышын уздырды

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

23 мартта дүртенче чакырылыш Балтач муниципаль районы Советының егерме бишенче утырышы узды.

Утырышның көн тәртибендә сораулар каралды:

  1. Балтач   муниципаль   районы башкарма   комитеты җитәкчесенең  2022-нче елдагы  эшчәнлеге турында отчеты.
  2. Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасының 2022-нче елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында отчеты.
  3. Балтач  муниципальрайонының 2022-нче елгы бюджет үтәлеше  турында отчеты (беренче укылыш).  
  4. «Татарстан    Республикасы   Балтач   муниципаль   районы» муниципаль берәмлегенең 2023 елга  муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү турында.
  5. Татарстан   Республикасы   Балтач   район   Советының   2014  елның   22 октябрендәге «Балтач   муниципаль   районында  муниципаль    хезмәт   вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнар тарафыннан керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр, шулай ук Балтач муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү турында Нигезләмәне раслау хакында» 250 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
  6. Авыл җирлекләренең җирдән   файдалану  һәм   төзелеш  Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү вәкаләтләрен тапшыру турында.
  7. Татарстан Республикасы  Балтач муниципаль  районының  җирле үзидарә органнарына һәм аларның ведомство буйсынуындагы учреждениеләренә хезмәт күрсәтә торган транспортларының норматив саны, узган юлы һәм тоту чыгымнары турында.
  8. Балтач муниципаль   районы   җирле   үзидарә   органнарының   2022-нче елгы эшчәнлекләре  буенча  мониторинг нәтиҗәләре турында.
  9. Татарстан    Республикасы   Балтач   район   Советының    2020     елның октябрендәге «Дүртенче      чакырылыш     Татарстан     Республикасы    Балтач    район Советының даими комиссияләре составы турындагы» 7 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
  10. Балтач муниципаль районында милли мәдәниятләр һәм традицияләр Елы кысаларында үткәрелә торган чаралар турында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International