22нче март көнне  «Батыр» яшьләр үзәгендә интеллектуаль викторина үткәрелде

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

22нче март көнне  «Батыр» яшьләр үзәгендә ирекле волонтерлар белән берлектә  “Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит”  Бөтенроссия акциясе кысаларында яшүсмерләр өчен  “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” дигән интеллектуаль викторина үткәрелде.

Максат:

-яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллаулар формалаштыру.

Бурычлар:

- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

- наркотик һәм психоактив матдәләргә һәм аларны куллану нәтиҗәләренә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.

Беренче этапта « Без сәламәт яшәү рәвеше өчен » зарядкасы, икенче этапта интеллектуаль викторина уздырылды.

Барлык яшүсмерләр дә ирекле волонтерлар белән бергә әлеге чарада бик теләп катнаштылар.

Ярышлар белән гомуми җитәкчелек итүне «Хыял»яшьләр үзәге башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International