«Бер-беребезгә елмаеп карыйк» дигән коррекцион дәрес

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

21 март көнне Даун синдромы булган кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максаты белән Балтачның «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечләре «Бер-беребезгә елмаеп карыйк» дигән коррекцион дәрес үткәрде. Балтач урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары белгечләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар белән берлектә төсле кояш әзерләделәр. Көн азагында аны кояшлы балага бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International