21 нче март көнне район Советының утырышлар залында Балтач муниципальрайон башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирҗанов җитәкчелегендә учреждение җитәкчеләре белән уку оештырылды.
Көн тәртибе буенча укуда катнашучыларны мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яки җайга салу бурычлары һәм 2022 ел өчен керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү хакында яңалыклар белән Балтач муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Энҗе Фәрит кызы Гарипованың таныштырды.