“Хыял” яшьләр үзәгендә авыл җирлекләрендә, район оешмаларында эшләүче яшьләр өчен Яшьләр форумы узды

2023 елның 21 марты, сишәмбе

2023 елның 20 мартында “Хыял” яшьләр үзәгендә авыл җирлекләрендә, район оешмаларында эшләүче яшьләр өчен Яшьләр форумы узды.

Форумда катнаштылар:

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Заһидуллин Рөстәм Рафис улы, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы, Балтач районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе баш белгече Әхмәдиева Эльмира Дамир кызы, Балтач район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегенең әйдәп баручы белгече Хөсәенова Гөлнара Исрафил кызы, Балтач муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Әнвәров Илдар Зөфәр улы.

Яшь белгечләр командаларга бүленеп, үз идеяләре турында сөйләделәр, тәкъдимнәре белән уртаклаштылар, шулай ук аларны кызыксындырган сорауларны форум спикерларына бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International