20 март көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында эшче яшьләр арасында уздырылучы "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының финалы узды. Әлеге проект 2023 елның гыйнвар аенда башланып китеп, 4 зонада үткәрелде. Анда барлыгы төрле оешмалардан 48 кеше катнашты. Финалда үзәк китапханә, ХЭС, башкарма комитет, ветеринария станциясе командалары көч сынашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
💥 1 урын - "Тукай варислары" (үзәк китапханә)
💥 2 урын - "Исполком" (башкарма комитет)
💥 3 урын - "Шприц" (ветеринария станциясе)
💥 4 урын - "ХЭС" (ХЭС)
Уеннарда катнашкан һәр командага рәхмәтебезне белдерәбез! Алга таба да эшче яшьләр арасында төрле проектларны гамәлгә ашырырга исәплибез. "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык!