10 нчы март көнне Пыжмара төп гомуми белем мәктәбендә “Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә туган телне өйрәнүгә омтылыш формалаштыру” темасына район семинары булып узды. Семинарда Балтач районы мәктәпләренеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Семинарда катнашучылар игътибарына Пыжмара төп гомуми белем мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучылары Латыйпова Рәмзия Габдулла кызы, Зәкиева Әлфия Нурзада кызы тарафыннан ачык дәресләр тәкъдим ителде. Укытучылар музей эшчәнлеге, мәктәпнеӊ укыту-тәрбия өлкәсендәге унышлары белән таныштылар, “Укыту процессында танып белү кызыклымы, әллә нәтиҗәме?” дигән мастер-класста булдылар, “Бәйрәм белән, укытучы әниләр!” дип аталган кичәдә катнаштылар.