Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

      Сезне язның иң күркәм бәйрәме – халыкара хатын-кызлар көне белән

ихлас күңелдән котлыйм!

      Хатын-кыз - гүзәллек һәм камиллек үрнәге. Табигатькә яз белән сулыш өрелсә, тормышка яшәеш башлангычын хатын-кыз алып килә. Гүзәл затлар – үзләре тулы бер дөнья, сөю-назга да, хыяллар һәм нечкә хисләргә дә, иң кадерле, якын кешеләр турында туктаусыз кайгыртуга да, йөрәк җимешләре булган газиз балаларына карата чиксез мәхәббәтләренә дә - барысына урын җитә анда. Шушы сыйфатларына өстәп хатын-кыз халкына корыч ныклыгына тиң сабырлык, рухи ныклык, көчле энергия дә салынган. Сез, без – ир-атлар белән беррәттән, гаиләгезне, йортны тормыш авырлыкларыннан, иңне- иңгә куеп яклыйсыз, саклыйсыз. Кайда, кайсы гына өлкәдә булмасын, сез-һәрчак эшкә җаваплы карау, алгарыш һәм һөнәри осталык үрнәге булып торасыз.

      Кадерле хатын-кызларыбыз!Бүгенге бәйрәм иксез-чиксез бәхет-сөенечеләр бүләк итсен, якыннарыгызның җан җылысын, ихлас кайгыртуын, игътибарын тоеп яшәгез! Яшәешегез һәрвакытта да шатлык белән тулып торсын, гаиләләләрегездә татулык, тигезлек булсын, йөзегездән елмаю, кулларыгыздан күркәм чәчәк бәйләмнәре төшмәсен!

       Бәйрәм белән Сезне, гүзәл затларыбыз!

 

Ихтирам белән, Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р. Нотфуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International