2023 елның 3 мартында “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең Балтач комплекслы үзәгендә көн саен булу төркеме эшчәнлеге кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан “Бакчачылык” җайлашу дәресе үткәрелде.
Социаль хезмәт алучылар кибеткә барып яшелчә һәм чәчәк орлыкларын сайлау кагыйдәләре белән таныштылар. Төркемдә катнашучылар бакчачылык кабинетында белгечләр белән бергә бакчачылык инвентарьлары белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж тыңладылар, аннары зур кызыксыну белән эшкә керештеләр: суган, болгар борычы орлыклары һәм Пеларгониянең гөлен чүлмәкләргә утыртып су сиптеләр.
Хезмәт күнекмәләрен үзләштерү буенча шөгыль бик уңай һәм продуктив рәвештә узды. Әлеге дәрестә алган белемнәр көндезге төркемгә йөрүчеләрнең киләчәк тормышында файдалы булачак