Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәлләрне бизәүче чәчәкләр, гомерләре аяусыз сугыш кырларында өзелгән каһарманнарыбызның рухына дога, тыныч-имин тормышка фатыйха буларак салына. Балтач районында никахларын теркәүче яшь парлар арасында соңгы елларда әлеге күркәм традиция янә торгызылды. 2022 елда соңгы өйләнешкән пар – Ландыш һәм Айнур Гәрәевлар да безгә тынычлык бүләк иткән солдатларга ихтирам йөзеннән, бистәбезнең геройлар аллеясында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, мәңгелек ут янында хәтерне яңарттылар.