23 декабрьдә көнне узган кичке ведомствоара рейд вакытында, Балтач «Наз» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш бүлеге белгече Гүзәл Марсовна, балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе рәисе Гайнетдинов Илһам Фидаелевич һәм анын баш секретаре Зөһрә Гамиловна белән аз керемле гаиләләрдән булган балаларга Яңа ел азык-төлек пакетлары тапшырылды. Шулай ук рейд кысаларында көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр таратылды, кышкы каникуллар вакытында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча инструктаж үткәрелде.