«Яңа ел тәрәзәләре» акциясе

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел һәр йортта, һәр гаиләдә көтеп алынган иң яраткан, игелекле, әкият бәйрәме. Яңа ел бәйрәме алдыннан «Яңа ел тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе беренче ел гына үткәрелми.

Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәт алучылары әлеге акциядә актив катнаштылар. Тәрәзә бизәлеше өйне кабатланмас сокландыргыч атмосфера белән генә түгел, ә бу хисләрне тирә-юньдәгеләргә дә җиткерә, узып баручыларда елмаю уята һәм кәефләрен күтәрә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International