Татарстан Республикасында Казан районара табигать саклау прокуроры катнашыннан соң хуҗасыз гидротехник корылма муниципаль милеккә кабул ителде.
Татарстан Республикасы Алексеевск районының Әшнәк торак пунктында хуҗасыз гидротехник корылма – плотина урнашкан дип билгеләнде.
Мондый гидротехник корылмаларда милекче булмау аларны куллануның куркынычсызлыгын тәэмин итми һәм гадәттән тыш хәл килеп чыгуга сәбәп булырга мөмкин.
Зур Тигәнәле авыл җирлеге администрациясе адресына прокурор тарафыннан күрсәтмә кертелде.
Администрация хокук бозуларны бетерүгә нәтиҗәле чаралар күрмәү сәбәпле, Казан районара табигать саклау прокуроры судка хуҗасыз гидротехник корылманы муниципаль милеккә кабул итү турында дәгъва гаризасы җибәргән.
Суд тикшерүе барышында авыл дирлеге хакимияте ирекле тәртиптә гидротехник корылмага милекче хокукы рәсмиләштерде.