"Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы, нигездә, яшүсмерләр белән эш итә. Шулай ук клуб яшьләргә патриотик тәрбия бирү юнәлешендә дә шактый эш башкара. 16 декабрь көнне ул Бөрбаш, Салавыч һәм Норма мәктәбе яшүсмерләрен үзенә җыйды. Алар өчен "ТачБал" дип аталган интеллектуаль уен уздырылды. Әлеге уен Балтач районының тарихын, күренекле шәхесләрен, истәлекле урыннарын һ.б. яшь буынга ирештерү һәм аларның үз төбәкләрен ни дәрәҗәдә белүләрен билгеләү максатыннан оештырылды. 5 турдан торган уен буенча түбәндәге нәтиҗәләр чыгарылды:
🥇 1 урын - Норма урта мәктәбе укучылары
🥈 2 урын - Салавыч күп профильле лицееэ
🥉 3 урын - Бөрбаш урта мәктәбе
Катнашучы һәр балага рәхмәтебезне белдерәбез һәм аларны шушы җиңүләре белән котлыйбыз!