Бүген дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының егерме икенче утырышы узды.
Утырышның көн тәртибендә Балтач муниципаль районының 2022-2024 елларның планлы чорына кабул телгән бюджетка үзгәрешләр кертү, 2023-2025 елларның планлы чорына бюджеты, Балтач муниципаль районы милкендә булган мөлкәт исемлегенә үзгәрешләр кертү, муниципаль мөлкәтне xосусыйлаштыруның фаразлау планын раслау, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган затларга аренда түләвенә ташламалар бирү,район башлыгының «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» грантын бирү буенча конкурс үткәрү, Салавыч җирлеге муниципаль берәмлегенең генераль планын, социаль икътисадый үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планын, авыл җирлекләре чикләрендә урнашкан торак пунктлар чикләре турындагы белешмәләрне өстәү өлешендә үзгәрешләр кертү проектын раслау, район Советының 2023 елга эш планы турында мәсьәләләр каралды.
Утырышны Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.