Арбор авылында өй туйлары узды

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

14 декабрь көнне районыбыз җитәкчелеге "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" Федераль программасы кысаларында Арбор авылында яшәүче Фарсиль Мансур улы Вафин һәм Фәннүр Фәнил улы Гаязетдинов гаиләләренә яңа йорт ачкычларын тапшырды.

Егетләр икесе дә туган хуҗалыкларында хезмәт куялар һәм әлеге йортлар гаиләләргә найм шартнамәсе нигезендә бирелә.

Яңа йорт ачкычларын гаиләләргә тапшырып муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин ихлас теләкләрен дә җиткерде:
-Йорт нигезләрегез җылы,нык, нурлы булсын!
Туган авылыгызда намуслы хезмәт куеп, үрнәк гаиләләр булып, ил-көнгә лаеклы балалар үстереп бәрәкәтле, мул тормышта яшәвегезне телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International