Инвалидлар декадасы кысаларында Югары Субаш авыл җирлегендә Субаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар белән хәйрия, шәфкатьлелек, кешеләр арасында тигез мөмкинлекләр темаларына дәресләр үткәрелде. Субаш төп гомуми белем бирү мәктәбе, Субаш мәдәният йорты, Көшкәтбаш авыл клубы, Субаш һәм Көшкәтбаш китапханәләре, мәктәп укучылары балачактан инвалидларны өйләренә барып, пакетлар тапшырдылар. Шулай ук Югары Субаш авыл җирлеге инвалидлары район инвалидлар декадасына багышланган район спорт ярышларында катнаштылар.