Инвалидлар Декадасы кысаларында Балтач муниципаль районында 1 һәм 2 группа инвалидлар булган гаилә әгъзаларына азык-төлек пакетлары өендә таратылды.
Барлыгы 21 090 сумлык 27 азык-төлек җыелмасын авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм районның шәхси эшмәкәрләре әзерләргә булышты. Күчтәнәчне алганда һәркем көтелмәгән күңелле сюрприз әзерләгән игътибар һәм җан җылысы өчен рәхмәт белдерде.