12 декабрьдә Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р. Нотфуллин рәислегендә Балтач район Советы Президиумы утырышы узды.
Балтач район Советы утырышын 15 декабрьдә үткәрү планлаштырыла. Утырышның көн тәртибендәге проектка түбәндәге мәсьәләләр кертелгән:
1. Балтач муниципаль районының 2022 елга, 2023-2024 елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетка үзгәрешләр кертү турында.
2. Балтач муниципаль районының 2023 елга, 2024-2025 елларның планлы чорына бюджеты турында.
3. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзи торган оешмаларга бирү өчен билгеләнгән Балтач муниципаль районы милкендә булган һәм өченче затлар хокукларыннан (кече эшкуарлык субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) ирекле булган мөлкәт исемлегенә үзгәрешләр кертү турында.
4. 2023 елга «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фаразлау планын (программасын) раслау турында.
5. Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган затларга аренда түләвенә ташламалар бирү хакында.
6. Балтач муниципаль районы башлыгының «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» гранты турындагы Нигезләмәне раслау турында.
7. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Салавыч җирлеге» муниципаль берәмлегенең генераль планын раслау турында.
8. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына генераль планнарын әзерләү кирәк булмау турында карарлар кабул ителгән авыл җирлекләре чикләрендә урнашкан торак пунктлар чикләре турында белешмәләрне өстәү өлешендә үзгәрешләр кертү проектын раслау хакында.
9. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының социаль икътисадый үсеш Стратегиясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планын раслау турында.
10. Балтач район Советының 2023 елга эш планы турында.