12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бүген «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Волонтер» доброволецлар үзәге активистлары белән берлектә тематик буклетлар тараттылар. Активистлар кыскача гына бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр. Акция Балтач үзәгендә үткәрелде. Һәр мондый очрашу районда яшәүчеләрдә патриотик хисләр тәрбияләүгә ярдәм итә дип ышанасы килә.