Балтач районы мәгариф оешмаларында инвалидлар декадасы кысаларында үткән чаралар

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Мәгариф оешмаларында инвалидлар декадасында төрле чаралар үткәрелде. Әлеге чаралар балаларны тәрбияләүдә мөһим урын алып торалар. Декада кысылырында үтүче чараларда һәр  кешегә игътибарлы, шәфкатьле, миһербанлы булырга кирәклеге турында тагын бер искәртелеп кителә.

“Мөһим сөйләшүләр”, сыйныф сәгатьләре әңгәмәләре тематикасы инвалидлар дакадасына багышланды. Моннан тыш районыбызда төрле өлкәләрдә танылган мөмкинлекләре чикле  райондашларыбыз, дөньякүләм танылган инвалидлар турында мәгълумат бирү, фильмнар карау, алар буенча фикер алышулар оештырылды. Мәктәпләрдә декадага багышланган рәсем, кул эшләре, китап күргәзмәләре үтте.

Волонтерлык хәрәкәте, “Тимурчылык” эше, ярдәмгә мохтаҗ олылырга, инвалидларга булышу укучылар тарафыннан һәрдаим башкарылып килә.

Мәктәпләрдә хәйрия ярминкәләре узды. Ярминкәләрдән кергән акчалар мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү өчен тотылачак. "Наз" тернәкләндерү үзәгендә ял итүче мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен укучылар концерт куйдылар

Момкинлекләре чикле укучылары өчен дә аерым чаралар оештырылды. Балалар төрле уенннарда, викториналарда, тренингларда катнаштылар, район үзәгендә урнашкан паркта сәяхәттә, “Ислам нуры” мәчетендә кунакта булдылар, иганәчләр ярдәмендә әзерләнгән табын артында чәй эчтеләр.

Шулай ук психологик-педагогик үзәк белгечләре, 5нче номерлы балалар бакчасында урнашкан консультацион пунктта мөмкинлекләре чикле балаларнын әти-әниләренә  ел дәвамында ярдәм күрсәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International