Инвалидлар декадасы кысаларында Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Нугаев ялгыз яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очраштылар. Очрашулар чираттагы рәсми чарага әйләнмәде, аларның һәркайсы җылы аралашуга әверелде.
Ә район башлыгы һәм депутатның шәхси акчасына әзерләнгән азык-төлек бүләкләре аралашуга бәйрәм алды кәефен кертте.