2022нче елның 6 нчы декабрендә Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Балтач бистәсе «Хыял» яшьләр үзәгендә Балтач районы «Наз» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар өчен район Спартакиадасы үткәрде. Чәй эчкәннән соң, чараны Балтач районы башлыгы Р.Р.Нутфуллин, Дәүләт Советы урынбасары К. А. Нугаев һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р.Фатихов ачты. Чарада катнашкан балалар мастер-классларга - яңа ел куяннары ясарга, өлкәннәр - спорт ярышларына керделәр.
Спартакиада дартс, бочча, джакколо һәм корнхол буенча барды. Чарада 185 төрле яшьтәге мөмкинлекләре чикле затлар көч сынашты. Катнашучыларның барысы да актив тормыш позициясе булган кешеләр. Сәламәтлекләренә бәйле кыенлыкларга карамастан, ир-атлар, хатын-кызлар һәм төрле яшьтәге балалар ярышларда актив катнаштылар, зур кызыксыну күрсәттеләр.
Чара ахырында ярышларда җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.