Балтач урта мәктәбенең укучылары өчен сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә багышланган «Слов золотые россыпи» дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

30 ноябрь көнне Балтач урта мәктәбенең 8 нче А сыйныф укучылары өчен сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә багышланган «Слов золотые россыпи» дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Әлеге бәйрәм датасы бөек рус лексикографы һәм язучы, «Толковый словарь живого великорусского языка» сүзлеге авторы Владимир Дальның туган көненә багышлана. Чара барышында укучылар Владимир Дальның күпкырлы иҗаты белән таныштылар, әдәби лото уены аша Владимир Даль туплаган мәкальләр, фразеологизмнар, тизәйткеч һәм табышмаклар белүдә көч сынаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International