«Россия гербы» дигән төркемле дәрес

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

«Бергә күңеллерәк» клубы эше кысаларында 30 ноябрьдә Балтачның «Наз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Россия Гербы»дигән төркемле дәрес уздырдылар. Дәреснең максаты – Россия Дәүләт гербына хөрмәт тәрбияләү. Белгечләр Карадуган гимназиясенең коррекция классындагы җиде укучыны гербның барлыкка килү тарихы, аның символларының мәгънәсе белән таныштырдылар. Герб –Россиянең төп символы, ул үз халкын берләштерә һәм символик мәгънәдә буыннарның тарихи һәм мәдәни дәвамчанлыгын чагылдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International