Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Әниләрнең елмаюы бәхетле итә безне” дип аталган тамашалы кичә үтте

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Әниләр көне бәйрәме уңаеннан үткәрелә торган чараларны дәвам итеп, 28 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 2-Б сыйныфы укучылары һәм аларның әниләре катнашында “Әниләрнең елмаюы бәхетле итә безне” дип аталган тамашалы кичә үтте. Укучылар иң газиз кешеләре – әниләренә багышлап концерт номерлары, кул эшләрен бүләк иттеләр. Китапханәчеләр тарафыннан уйнатылган уеннарда балалар да, аларның әниләре дә тапкырлыкларын, зирәклекләрен сынадылар. Сәхнәләштерелгән мәзәкләр, Карлсон уйнаткан “тәмле” уеннар тамашачылар күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International