25 ноябрьдә «Наз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 4 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр өчен әниләр көне уңаеннан «Әти, әни, мин – спорт гаиләсе» дигән күңелле стартлар уздырдылар. Гаилә бәйрәме бер сулышта узды. Балалар һәм ата-аналар конкурсларның һәр этабында бик фидакарь көч сынаштылар. Спорт бәйрәме бик яхшы узды! Барлык катнашучылар да җирле бюджеттан һәм районның әтиләр берлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Булат Бакиевич Зиятдиновтан бирелгән грамоталар, истәлекле һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр.