Хөрмәтле әниләр, тормышка яшәү чаткысы бирүче гүзәл хатын-кызлар!
Сезне, һәр яшәлгән елның иң матур, җылы хисләр белән сугарылган күркәм бәйрәме – Әниләр көне белән котлыйм!
Җир йөзендә яшәеш бала туу белән башлана, һәр яңа буын киләчәкне өметле, үткәннәрне кадерле, ә бүгенгене бәхетле итә. Сез – шул бәхетне тудыручылар, үстерүчеләр, гомерегез буена балаларыгыз өчен янып-көеп, тормыш сукмакларында якты маяк булып яшәргә сәләтле изге затлар. Сезнең иңнәргә бик олы йөк - гаилә мәшәкатьләре дә, һөнәри эшчәнлек тә, балалар тәрбияләү дә салынган.
Быел районыбызда мәртәбәле дәүләт бүләге - "Ана даны" медаленә ия булган әниләр саны 46 га җитте. Алар сафын Куныр авылыннан Гөлназ Шакирҗанова һәм Балтач бистәсеннән Лилия Сабирҗанова тулыландырды.
Иңнәренә салынган күләмле бурычлар кысаларында гына калмыйча, ил, республика, районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашучы хатын-кызлар горурлык өлгесе. Районыбыз үсешенә керткән күпкырлы эшчәнлегегез, икътисади, социаль өлкәләрнең барлык тармакларында алып барган фидакарь хезмәтегез өчен, Сезгә, олы рәхмәтемне белдерәм! Шушы күркәм бәйрәм көнендә туган төбәгебездә гомер кичергән герой-аналарга, күп балалы аналарга, ятим балаларга әни булучы рәхим-шәфкатьле нәфис затларыбызга да хөрмәтем һәм рәхмәтем зур.
Кадерле әниләр! Йөрәктәге барлык җылы хисләр, изге теләкләр бүген Сезгә багышлана, гомерегез буе якыннарыгызның ихлас яратуын тоеп яшәсәгез иде! Бәйрәм белән!
Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р. Нотфуллин