Көндезге төркемдә катнашучыларның берсе, Фәйзрахманова Раушания Илшат кызы «Балтач районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» аша чәчтараш курсларын уңышлы тәмамлап үз клиентларын тапты. Раушания көндезге төркемдәге дусларына чәчтараш эше буенча мастер-класс күрсәтте. Һәр прибор һәм коралның нәрсә өчен кулланылуы турында сөйләде, гади чәч кисүләрен күрсәтте. Төркемдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны бирделәр. Тиешле консультацияләр алып барысы да канәгать калды.