22 нче ноябрьдә Урта Көшкәт урта мәктәбендә II төбәкара "Никифоров укулары" фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция нигезләмәсе буенча 4 секция эшләде. "Әдәби иҗат" (удмурт, рус һәм татар телләрендә) һәм “Нәфис сүз" секцияләре читтән торып үткәрелде. Укучылар өчен "Якташым эзләре буенча" һәм педагоглар өчен "Укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру"секцияләрендә чыгыш ясау өчен катнашучылар мәктәпкә чакырылды.
Татарстан Республикасының Балтач, Кукмара, Әгерҗе, Менделеевск, Саба районнары, шулай ук Удмуртия Республикасы һәм Мари-Эл Республикасы мәктәпләреннән барлыгы 145 эш кабул ителде. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды, җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде. Конференция якташыбыз, Урта Көшкәт урта мәктәбен тәмамлаган, талантлы удмурт язучысы һәм шагыйре Николай Михайлович Никифоров истәлегенә оештырылды.