11 ноябрь көнне Бөрбаш мәдәният йорты үзендә Аулак өй кунакларын каршы алды. Районкүләм "Аулак өй-Баттл" бәйгесенә Бөрбаш, Түнтәр, Сосна, Нормабаш, Бөрбаш Сәрдегәне командалары зур әзерлек белән килгән иде. Алты бүлектән торган әлеге ярышта Бөрбашлылар югары балл җыеп, җиңүгә иреште.
Бәйге дәвам итә, 16 ноябрь - Пыжмара, 18 ноябрь - Яңгул зоналарында калган командалар белән күрешәбез.
Хөрмәтле тамашачылар сезне дә Аулак өйгә дәшәбез!