Балтач мәдәният үзәгенең "Орчык" ансамбле керәшен мәдәнияте төбәкара фестивалендә Гран-при иясе булды

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

12 ноябрь көнне Менделеевск районының Иске Гришкин авылында “Җәмле Җураш буйларында” төбәкара керәшен мәдәнияте фестивале узды.
Конкурс “Фольклор ансамбль”, “Милли бию”, “Вокал” номинацияләрендә узды, ул республикабызның 11 районыннан фольклор коллективларны бергә җыйды. Барлык килгән коллективлар да югары бәяләнеп, төрле дәрәҗәдәге лауреат исемнәренә лаек булдылар. Мәртәбәле жюри фестивальнең иң дәрәҗәле бүләген – гран-прины Балтач районының мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Орчык” гөсләчеләр ансамбленә тапшырды. Әлеге ансамбль 2014нче елда оешкан. Аның составына балалар сәнгать мәктәбе укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары керә. Коллективның алыштыргысыз җитәкчесе – Балтач мәдәният үзәгенең халык җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Айсылу Әсәдуллина. Бүгенге көндә коллектив тугыз кешедән тора. Фестивальдә ансамбльнең дүрт солисты Балтач районының Иске Чепья авылында яздырылган “Сандугачым синмени?” җыры белән чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International