9 ноябрь көнне мәдәният арасында районкүләм "Аулак өй-Баттл" бәйгесе старт алды. Беренче булып аулак-өй кунакларын Карадуганлылар каршы алды. Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү максатыннан оештырылган "Аулак өй-Баттл" әдәби көрәш форматында узды. Биредә Карадуган, Кенәбаш, Түбән Кенә, Шубан, Норма, Кили, Чапшар командалары үзара көч сынашты. Мөхтәрәм җюри тарафыннан командаларга бәя куелды һәм җиңүче булып Кенәбаш командасы танылды.