«Иӊ яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бәйгесенеӊ муниципаль этабы

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

Педагогларныӊ «Ел укытучысы-2023»  һөнәри осталык бәйгесе кысаларында «Иӊ яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бәйгесенеӊ муниципаль этабы узды.  Бәйгедә  Балтач, Пыжмара, Урта Көшкәт, Чепья, Куныр, Карадуган, Салавыч, Шубан, Шеӊшеӊәр, Смәел мәктәпләреннән барлыгы 10 туган тел укытучысы көч сынашты.

Мөгаллимнәр бәйге барышында үзләре сайлап алган сыйныфта дәрес күрсәттеләр һәм һөнәри осталык дәресләрендә хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаштылар. Балтач урта гомуми белем мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы «Иӊ яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» исеменә лаек булды. Пыжмара төп гомуми белем мәктәбеннән Латыйпова Рәмзия Габдулла кызы, Урта Көшкәт мәктәбеннән Яковлева Олеся Васильевна, Чепья мәктәбеннән Минһаҗева Гөлназ Таһир кызы, Куныр мәктәбеннән Саттарова Әнисә Рәфыйк кызы бәйгедә призлы урыннар алдылар.

Салавыч күппрофильле лицееннан Фәрзиева Алсу Габделбәр кызы, Карадуган гимназиясеннән  Гарифуллина Эльмира Мәсхүт кызы бәйгенеӊ лауреатлары булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International