15 ноябрьдә Балтач районы башлыгы мобилизацияләнүчеләрнең хатыннары белән чираттагы очрашу үткәрде

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин һәр атна саен мобилизацияләнгән гражданнарның тормыш иптәшләре белән очрашулар уздыруны үзенең эш планына кертте.

Бүгенге көндә мобилизацияләнгән солдатларның хатыннары социаль челтәрдә төркем оештырып, бер-берсе белән аралашалар, фикерләрен җиткерәләр,мораль яктан бер-берсенә булышлык күрсәтеп яшиләр.

Чираттагы очрашу барышында да әлеге төркемне оештырган ханымнар район башлыгына һәм тармак җитәкчеләренә көндәлек актуаль булган сорауларны җиткерделәр, банк кредитларын түләү, ярдәм чаралары хакында киңәшләр, тулы аңлатма алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International