«Игелек дәресе»

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

14 нче ноябрь көнне Балтачның «Наз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  бүлекчәсе белгече Наталья Сәгыйтова «Игелек дәресе»  дигән тренинг элементлары белән дәрес уздырды. Дәрестә Карадуган гимназиясенең коррекция классында 12 укучы катнашты. Белгеч «Яхшылык», «Игелек» төшенчәләрен ачты. Балигъ булмаганнар кызыксынып сорауларга җавап бирделәр, биремнәрне актив үтәделәр, күнегүләрдә катнаштылар. Әлеге шөгыль кешелеклелек, намуслылык, тирә-юньдәгеләргә битараф булмаган караш тәрбияләүгә ярдәм итәр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International