Балтачның «Наз " үзәгендә «өлкәннәрне һәм инвалидларны карау мәктәбе» кысаларында дәресләр уза

2022 елның 13 ноябре, якшәмбе

2022 елның 11 ноябрьдә «Өлкән кешеләрне һәм инвалидларны карау мәктәбе» дигән инновацион технологияне гамәлгә ашыру кысаларында  төркемле  дәрес узды. Уку социаль  хезмәткәрләр  һәм яткан авыруларның туганнары өчен оештырылды. «Наз» үзәгендә Балтач үзәк район хастаханәсенең табиб-гериатры Фәүзия Фатулаева уку үткәрде.

Ул туганнар һәм социаль хезмәткәргә авыру кешене  ничек дөрес карарга өйрәтте, шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International