Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин мобилизацияләнүчеләрнең тормыш иптәшләре белән очрашты

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Бүген, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин мобилизацияләнгән райондашларыбызның тормыш иптәшләре белән очрашып, көндәлек тормышта аларны борчыган мәсьәләләр хакында сөйләште.

Районыбыздан мобилизацияләнгән ирләрнең тормыш иптәшләре социаль төркем оештырып, кыенлыкларны чишү юлларын бергәләп эзлиләр. Бүгенге очрашу барышында район башлыгы, әлеге төркемне оештыручы ханымнар - Чепья авылыннан Алинә Мансур кызы Наздекова, Балтач бистәсеннән Эльвира Владимировна Зариповаларга борчыган сораулары буенча җитәкчелек корпусы белән фикерләшеп, ярдәм чараларын тәкъдим итте.

Мобилизацияләнгәннәрнең тормыш иптәшләре эшкә урнашу, социаль ярдәм чаралары, ялгыз өлкән яшьтәге әниләргә социаль хезмәткәрләр билгеләү һәм мондый гаиләләргә нинди ярдәмнәр бирелүе хакындагы сорауларга җаваплар алдылар.

Әлеге очрашулар һәр атнаның сишәмбе көнендә район Советының кече утырышлар залында узачак. Ә инде ашыгыч рәвештә ярдәм кирәк булганда яисә сорауларыгыз туса 8(84368)2-45-96 кайнар линия телефонына шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International