Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

11 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча җәмәгать кабул итүе оештырылачак.

Соңгы елларда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш республика, ведомство һәм муниципаль дәрәҗәләрдә закон чыгару һәм хокукый юнәлештәге эшләрне камилләштерү буенча чараларның активлашуы белән характерлана. Коррупциягә каршы программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә коррупциягә каршы эшчәнлек институтларының роле күтәрелә.

Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә иҗтимагый кабул итүләр үткәрү юлы белән халык арасында агарту эшләре алып бару ришвәтчелек юнәлешендәге җинаятьләрне профилактикалауның бер ысулы булып тора.

11 ноябрь көнне кабул итү вакытында халыктан кергән сорауларга коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе вәкилләре һәм Комиссия әгъзалары җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International