Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Россиянең 25 яшь гражданына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Паспортларны яшүсмерләргә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин, яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, Бердәм Россия партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Айрат Хәйруллин һәм ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин тапшырдылар. Алар яшьләргә Россия гражданины исемен намус белән йөртүләрен, Ватаныбызның патриотлары булуларын теләделәр.