Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Дус балалар» дәресе

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Халыклар бердәмлеге көне кысаларында 2022 елның 3 ноябрендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәту бүлекчәсе мөдире Г.М. Гарифуллина, күп балалы гаиләләрдән  5 бала өчен «Дус балалар» дигән дәрес уздырды. Презентация белән әңгәмә балаларда кызыксыну уятты. Алар викторина сорауларына актив җавап бирделәр, РФ Дәүләт символлары турында табышмаклар чиштеләр, ватанының барлык төп бәйрәмнәрен искә төшерделәр. Дәрес ахырында  катнашучыларның дөрес җавапларыннан тупланган Россия халыкларының бердәмлеген символлаштыручы матур «Бердәмлек» чәчәге барлыкка килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International