Россия Федерациясенең Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләренең) бердәм порталында кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль Интернетка тоташтырган өчен Бөтенроссия тавыш бирүенең икенче этабы дәвам итә. Тавыш бирүдә 100 дән 500 кешегә кадәр булган барлык торак пунктлар катнаша, республика халкы Россия Федерациясе субъектында урнашкан бер торак пункт өчен тавыш бирә ала. Тавыш бирүдә катнашу өчен сылтама буенча күчәргә кирәк: https://www.gosuslugi.ru/inet, тавыш бирү 2022 елның 12 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.