«Пешекче» һөнәренә карата кызыксынуны арттыру,активлыкны һәм иҗади сәләтләрне үстерү, үз-үзеңне күрсәтү һәм Пешекчеләр көне уңаеннан 25 нче октябрь көнне «Хыял» яшьләр үзәге «Мастер шеф» дип исемләнгән бәйге үткәрде. Анда кызлар һәм егетләр көч сынашты.
Конкурсны үткәрү тәртибе:
1 нче этап-өй эше.Төрле ризык әзерләү һәм жюри әгъзаларына тәкъдим итү.
2 нчесе «Аш-су ярышы» этабы.Икенче ризык әзерләргә. Әзерлек вакыты 1 сәгатьтә 10 минут .
3 нче этап «Кулинария ярышы». Яшелчә салаты әзерләү.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче булдылар:
1 урын –Шарифзянова Илзирә
2 урын- Зиннатуллина Алинә
3 урын- Мубаракшина Диния
4 урын-Фазылянов Рифат
5 урын-Хасанова Сомбелә
Катнашучыларга «Хыял» яшьләр үзәге исеменнән диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.