Күптән түгел «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубының «Сила удара» дип аталган грант отуы турында хәбәр иткән идек инде. Менә шул проектны гамәлгә ашырырга санаулы гына көннәр калып бара. 30 октябрь көнне без кунаклар кабул итәчәкбез. Ягъни, Балтачның бокс яшүсмерләр командасы Казан шәһәренең «Подросток» яшүсмерләр клубы һәм «Федерация Шахбокса РТ» оешмасыннан килгән катнашучылар белән очрашачак. Әлеге спорт чарасы Балтач бистәсендә урнашкан «Балтач» спорт комплексында узачак. Кунакларны каршы алу 9.00 сәг. башланыр дип көтелә, ярышларга 10.00 сәгатьтә старт биреләчәк. Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез һәм сезне әлеге зур вакыйганың тамашачысы булырга чакырабыз!