Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык мөрәҗәгате вакытында 2023 елны Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанның барлык халыклары вәкилләре арасында ихтирамлы диалог-республиканың бәһасез байлыгы.
Татарстан халкы бай тарихи һәм мәдәни мираска ия. Киләсе ел тематикасын игълан иткәндә, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, милли традицияләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасы елын дәвам итү мөһим.