Файдалы адаптив шөгыль.

2022 елның 21 октябре, җомга

2022 елның 21 октябрендә “Наз” халыкны социаль таәмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тегү бүлмәсендә көндезге эш төркемендә катнашучылар өчен адаптив шөгыль үткәрделәр. Шөгыль энә һәм кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрүдән, тегү өчен кирәкле материаллар һәм җиһазлар белән танышудан башланды. Эш барышында  катнашучылар ике һәм дүрт тишекле төймәләр, төрле техникада зур һәм вак төймәләр тегү күнекмәләренә ия булдылар. Шөгыль барышында алган белемнәрен ныгытып, катнашучыларга төрле зурлыктагы мәрҗәннәр, төймәләр һәм бөртекләр кулланып, массаж перчаткалары булдырырга тәкъдим ителде. Барысы да үзләренең тырышлыкларын һәм зирәклекләрен кулланып, биремне бик теләп үтәделәр, ә нәтиҗә катнашучыларны бик  сокландырды. Үз куллары белән әзерләнгән файдалы массаж перчаткалары туганнарына һәм якыннарына бүләк ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International