2022 елның 14 октябрендә «Наз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре көндезге эш төркемендә катнашучылар өчен «15 октябрь-Халыкара ак таяк көне» дигән чара уздырдылар. Дәрес вакытында күрү проблемасы булган кешеләрнең барлык кыенлыклары турында сораулар күтәрелде. Шулай ук әлеге тематикадагы видеороликны карау оештырылды. Белгечләр дәрестә катнашучыларга теге яки бу ситуацияләрдә башка кешегә ярдәм күрсәтү кирәклеге турында җиткерергә тырыштылар. Шөгыльнең нәтиҗәсе булып, сәламәтлек торышына, яшенә карамастан, һәркайсыбыз үзен тулы канлы җәмгыять әгъзасы итеп тоярга тиеш дигән гомуми фикер булды.