Елак яңгырлы, сары төсле, моңсу булса да, олы яшьтәгеләр көзне зарыгып көтеп ала. Чөнки нәкъ менә әлеге ел фасылында Өлкәннәр көнен билгеләп үтәләр. Балтач Үзәк китапханәсенең уку залында да 13 октябрь көнне “Күңел җырлый, көз бии...” дип исемләнгән музыкаль-тематик кичә үтте. Бу көнне китап укучыларыбыз, барлык мәшәкатьләрне онытып күңелле итеп ял иттеләр: “Хәйләкәр сораулар”га җавап бирделәр, гармунга кушылып җырлап яшьлек тугайларын әйләнделәр, күңелгә үтеп керә торган шигырьләрне тыңлап уйландылар, китапханәгә кайткан яңа китаплар белән дә таныштылар.