Бүген Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының егерменче утырышы булып узды

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген lV чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының XX утырышы узды.

Утырыш эшендә:

1. «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы җирле үзидарә органнарының үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы сайланулы вазыйфаи затларына, Контроль-хисап палатасы рәисенә акчалата бүләкләүләр, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмнәрен, айлык һәм башка өстәмә түләүләрне һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибен билгеләү турында» 2018 елның 28 апрелендәге 127 номерлы Татарстан Республикасы Балтач район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында

2. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы җирле үзидарә органнарында вакантлы муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүгә конкурс тәртибе турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.

3. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгының "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" грантын алуга конкурс үткәрү буенча эшләрне оештыру өчен комиссия төзү турында.

4. Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1 статьясе нигезендә Балтач муниципаль районында җир кишәрлекләрен түләүсез алу хокукына ия булган гражданнар исемлекләрен әзерләү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында.

5. Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе эшчәнлеге турында.

6. «Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының даими комиссияләре составы турында» 2020 елның 9 октябрендәге 7 номерлы Татарстан Республикасы Балтач район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

7. Татарстан  Республикасы Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында

мәсьәләләр каралды. Утырышының көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр буенча җаваплы хезмәткәрләрнең чыгышлары тыңланылды, тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International